"Автоледи өчен чәчәкләр" акциясе

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Бүген 8 Март бәйрәме алдыннан ел саен «Автоледи өчен чәчәкләр» акциясе узды.

Традицион акция Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, Чирмешән районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Алина Филлипова, Чирмешән районы буенча Россия ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы полиция майоры Рәмис Шакуров белән берлектә оештырылды.

Акцияне оештыручылар һәм катнашучылар Чирмешән районы автоледиларына чәчәкләр, открыткалар һәм истәлекле бүләкләр бирделәр, ә ЮХИДИ хезмәткәрләре сөйкемле ханымнарга куркынычсыз юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International