Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатовның котлавы

2023 елның 8 марты, чәршәмбе

Кадерле хатын-кызларыбыз!

8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу бәйрәм һәрвакыт язның килүе, табигатьнең уянуы һәм аның чәчәк атуы белән бәйле.

Кадерле хатын-кызлар, сез бу дөньяга мәхәббәт һәм матурлык китерәсез, балалар бүләк итәсез, әйләнә-тирә дөньяны игелеклерәк итәсез, өйдәге мәшәкатьләрне актив һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлек белән  бергә алып барасыз.

Вакытлар үзгәрә, яңа буыннар килә, әмма хатын - кызның төп кыйммәтләре - мәхәббәт, аналык, игелек, матурлык - үзгәрешсез кала.

Сезгә  бәхет, иминлек, яхшы кәеф, ачышлар һәм иҗат шатлыгы юлдаш булсын!
Сезгә тынычлык, татулык, үз көчләрегезгә ышаныч һәм тормышта бары тик яхшы үзгәрешләр генә телим!

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International