Чирмешән муниципаль районы оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары арасында спартакиада

2023 елның 12 марты, якшәмбе

Кичә Чирмешән муниципаль районында физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында предприятие, оешма, учреждение коллективлары арасында Россия Федерациясе Спорт министрлыгы оешуның 100 еллыгына багышланган спартакиада узды.

Ярышларда алты команда катнашты:

1. Чирмешән район хастаханәсе;

2. Чирмешән муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты;

3. Беренче Чирмешән мәктәбе;

4. «Юбилейный» боз сарае;

5. Чирмешән аграр техникумы;

6.  Ак Барс банкы район офисы.

Ярышлар җиде спорт юнәлеше буенча узды: йөзү, йөзү эстафета, армспорт, пневматик винтовкадан ату, турникта тартылу, гер күтәрү, аркан тартышу.

Чара Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге  начальнигы Ольга Галееваның сәламләү сүзләреннән башланды.

Спартакиаданың беренче этабы йөзү булды. Ир-атлар арасында беренче урынны Маковей Руслан, икенче урынны Җамалетдинов Илнур, өченче урынны Мусин Рузаль алды. Хатын-кызлар арасындагы ярышларда  Вахитова Людмила - беренче,  Шафикова Гөлназ - икенче,  Гордеева Надежда өченче булды.

Йөзү-эстафета этабында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урын - Чирмешән район хастаханәсе  командасында, икенче урын - беренче  Чирмешән мәктәбе, өченче урында боз сарае.

Ярышлар гер күтәрү белән дәвам итә. Ир-атлар арасында беренче урынны Шәрифуллин Фәнил, икенче урынны Бәдретдинов Илдан, өченче урынны Әхтәмов Рөстәм алды. Гер күтәрүдә хатын-кызлар да ярышты: беренче урынны Плотникова Дарья, икенче урынны Ихтисамова Алина, өченче урынны Гыйрфанова Гөлнара алды.

Турникта тартылуда ир-атлар арасында беренче урында-Вафин Фәнис, икенче урында-Филипов Николай, өченче урында-Дәүләтшин Дамир. Хатын-кызлар арасында беренче урында - Галәветдинова Эльвира, икенче урында - Әнвәрова Нигина, өченче урында - Гордеева Надежда.

Ир-атлар арасында пневматик винтовкадан ату буенча ярышта беренче урынны Яббаров Марат, икенче урынны Сабиров Айрат, өченче урынны Малинников Михаил яулады. Хатын-кызлар арасында Галәветдинова Эльмира иң төз атучы булды, икенче урында-Мәсәлимова Людмила, өченче урында-Маркелова Лариса.

Армспортта катнашучылар күп булды, анда ир-атлар һәм хатын-кызлар үз үлчәү категориясендәге ярышты. Хатын-кызлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урын Шәмсетдинова Алия һәм Ихтисамова Алина, икенче урын Юрина Наталья һәм Гайнуллина Ландыш, өченче урын Гыйрфанова Гөлнара һәм Кәбирова Лилия. Ир-атлар арасында беренче урында Вафин Фәнис, Мөслимов Урфан һәм Исхаков Марат. Икенче урында Филиппов Николай, Дәүләтшин Дамир һәм Архипов Юрий. Өченче урында Хөсәенов Руслан, Әхтәмов Рөстәм һәм Маковей Руслан.

Аркан тарту спартакиаданың соңгы этабы булды. Беренче урынны Чирмешән район хастаханәсе командасы, икенче урынны  боз сарае командасы, өченче урынны Чирмешән муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты командасы алды.

Ярышларның барлык этаплары тәмамланганнан соң судьялар коллегиясе спартакиадага нәтиҗә ясады һәм командалар арасында урыннар бүленде:

I урын - Чирмешән район хастаханәсе;

II урын-Чирмешән муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты;

III урын Беренче Чирмешән мәктәбе;

IV урын - «Юбилейный» боз сарае;

V урын - Чирмешән аграр техникумы;

VI урын -  Ак Барс банкының өстәмә офисы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International