10 мартта Әлмәт шәһәрендә "Гореф-гадәтләр һәм буыннар бәйләнеше" фестиваленең сайлап алу туры узды. Ветераннарның иҗади фольклор коллективлары Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы 10 районны тәкъдим итте. Фестивальдә катнашучылар үз халкының мәдәниятен кхрсәтте. Сәхнәдән аерым номерлар һәм коллектив чыгышлары яңгырады.
Чирмешән районы исеменнән «Ветеран» вокаль ансамбле, Аккирәй авыл җирлегеннән «Акрель» чуваш фольклор ансамбле чыгыш ясады, шулай ук Захарова Вера, Массаров Әкрәм чыгыш ясады.
Фестивальнең һәр ансамбле һәм солисты катнашучы дипломы белән бүләкләнә.