Чирмешән муниципаль районында территорияләрне тикшерү һәм төзекләндерү максатыннан авыл җирлекләрен комиссия тикшерүе дәвам итә.
Кичә, 13 мартта, комиссия Иске Котыш авыл җирлегендә булды. Гамәлдәге сәүдә нокталары , ындыр табагы һәм авыл җирлеге урамнары, язгы ташуны вакытында ачыклау өчен буалар тикшерелде.
Авыл җирлегендә яшәүче кешеләр өчен ташландык биналар һәм корылмалар куркыныч тудыра. Хәзерге вакытта проблемалы корылмаларның хуҗаларын билгеләү буенча эш бара.