Чирмешән муниципаль районында педагог һәм остаз елын ачу тантанасы узды

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Бүген Чирмешән муниципаль районында педагог һәм остаз елын ачуга багышланган тантаналы чара узды. Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Җамалтдинов Габдерашид Мөдәрис улы педагогларга җылы сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә нәтиҗәләргә ирешкән актив һәм иҗади укытучылар һәм тәрбиячеләр Чирмешән муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Еш кына «укытучы» һөнәрен бер гаиләдә буыннан-буынга горурлык белән сайлыйлар. Һәм искиткеч укытучылар династиясе туа. Безнең районда педагогик эш стажы 100 елдан артык булган 11 династия бар. Өч педагогик династия башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән билгеләнде: Миргалимовлар (338 ел), Апалаевлар (265 ел) һәм Митяевлар (608 ел).

Педагогик коллективларда 18 гаилә пары эшли. Бу гаиләләре бүгенге тантанада билгеләп үтелде.
Чирмешән районы педагогик берләшмәсендә 27 яшь белгеч эшли, алар-укытучылар һәм тәрбиячеләр. Уку-тәрбия процессын оештыруда һәм камилләштерүдә зур уңышлары өчен районның яшь педагоглары да бүләкләнде.
Бүгенге чарада мәгариф бүлеге ветераннары да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International