Чирмешән лицееның алтынчы сыйныф укучылары өчен гаиләне булдыру үзәге директоры Диләрә Ханова «Безнең йорт - безнең гаилә учагы» проектын тормышка ашыру кысаларында гаилә кыйммәтләре темасына практикум үткәрде.
Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, психологик күнегүләр ясадылар, ата-аналар, гаиләнең калган әгъзалары һәм яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрне ничек яхшырту турында уйландылар.