Мәктәп укучыларын иҗади үстерү максатларында 15 мартта Иске Элмәле мәдәният йортында «Без бергэ» республика балалар халык иҗаты фестиваль – конкурсының муниципаль этабы уздырылды.
Мәктәп укучылары, педагоглар халык ансамбле, вокал, инструменталь ансамбль, Нәфис сүз, хореография номинацияләрендә чыгыш ясады. Фестиваль программасында махсус иҗади гаилә номинациясендә 3 гаилә чыгыш ясады. Лашман мәктәбенең коррекция сыйныфларының «Радуга» төркеме бу фестивальдә ел саен катнаша, җитәкчесе – Шакирова Гүзәл Фазыл кызы.
Муниципаль этап җиңүчеләре 6 апрельдә Әлмәт шәһәрендә узачак конкурсның зона этабында катнашачак.