«Татусыйныфы серләре» республика ата-аналар комитетлары конкурсының зона этабы 11 мартта Аксубайда узды.
Муниципаль этап җиңүчесе - Ивашкино урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныфы ата-аналар комитеты ( сыйныф җитәкчесе И.В. Апалаева) конкурста 3 урынны алды. Ата-аналар һәм балалар командалары эчтәлекле визит карточкасы күрсәттеләр, проектны якладылар.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнделәр.