Кичә, 16 мартта, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов Чирмешән районы учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык планерка үткәрде.
Мәгълүмат белән чыгыш ясадылар:
1. Бер атна эчендә районның оператив хәле.
Пешков Иван Николаевич - Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы урынбасары.
2. Шәхси сектордан сөт җыю һәм тапшыру турында.
Гатин Мирзаһит Закир улы - районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.
3. Чирмешән муниципаль районында коронавирус инфекциясе һәм грипп таралуны кисәтү чаралары турында.
Мортазина Лилия Шамил кызы – район үзәк больницасы баш табибы.
4. Район буенча гражданнарның үзара салым акчаларын җыю турында.
Харисов Радик Равхат улы - район финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары.
5. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге эше турында.
Галиева Ольга Николаевна - район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы.
6. «Чирмешән аграр техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе эше турында.
Малешин Сергей Алексеевич – «Чирмешән аграр техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең укыту-җитештерү эше буенча директор урынбасары.
7. «Игелекле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең 2022 елдагы эше һәм 2023 елга бурычлары турында.
Морадымова Фирдәүс Мәсхүт кызы - «Игелекле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры.
8. Татарстан Республикасы территориясенә һәм Чирмешән муниципаль районы территориясенә йогышлы авыруларның, шул исәптән аеруча куркыныч хайваннарның үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча.
Газимов Алмаз Фараш улы - Чирмешән район дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш дәүләт ветеринария инспекторы.
9. Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәрифуллин Рәсим Гариф улыннан алынган мәгълүмат.
10. Авыл җирлекләре башлыклары өчен район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Вилданов Муса Габделхаковичтан алынган мәгълүмат.