Бүген Утыз Имән авылында 2000 елның 3 ноябрендә туган Лотфуллин Рәмис Нияз улын соңгы юлга озаттылар. Ул тырыш, шат күңелле, аралашучан һәм батыр егет иде.
2022 елның октябрендә контракт буенча хезмәткә китә. 2023 елның 8 гыйнварында Донецк Халык Республикасының Артемовск шәһәрендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.
Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Габдрашит Мөдәрис улы Җамалетдинов, Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Миңсәгыйт улы Җамалетдинов, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы инспекторы Генерал-майор Анатолий Петрович Молоствов, Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары подполковник Сергей Васильевич Иванов, Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Минграй Минәхтәм улы Әминов һәлак булган сугышчының гаиләсеннең кайгысын уртаклашырга килделәр.
Рәмис Лотфуллинны соңгы юлга озатырга Утыз Имән авылында яшәүчеләр килде.