“Бергә тапшырабыз. Ата-анлар тарафыннан БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясе

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Быел 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучы укучыларның әти-әниләре рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Алар, шулай итеп, “Бергә тапшырабыз. Ата-анлар тарафыннан БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм ата-аналарга бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек белән бәйле психологик киеренкелекне киметергә, имтихан процедурасы белән якыннанрак танышырга ярдәм итә. Бу көнне ата-аналар имтихан тапшыру пунктына керүдән башлап, сынау нәтиҗәләрен алуга кадәр булган барлык баскычларны үттеләр. Телефон һәм шәхси әйберләрен калдырып, теркәлеп, имтихан алды контроле дә булды. Бланкалар тутырып, биремнәрнең ничек бастырылуын күрделәр, имтихан барышында контроль һәм эпидемиологик куркынычсызлык чаралары ничек үтәлүен дә үзләрендә сынадылар.

Акциядә катнашучылар БДИда укучыларга тәкъдим ителәчәк сорауларга охшаш биремнәрдән торган эш язды. Сынау гадәти 3-4 сәгатькә түгел, ә кыскарак вакытка (1 сәгать) исәпләнгән, шулай да ул төрле типтагы биремнәр белән танышып өлгерергә мөмкинлек бирә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International