Диңгездә димәк, өйдә…

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Яшьлекләрендә су асты көймәсендә хезмәт иткән, бүген инде олыгаеп килүче якташларыбыз Су асты көймәсе моряклары көне уңаеннан туган як тарихы музеенда җыелдылар.

Очрашуга килгән кунаклар су асты көймәсендә йөргән төсле барын да тәфсилләп сөйләделәр, хатирәләрен яңарттылар, иң кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Чарада катнашкан Чирмешән лицееның өлкән сыйныфлар укучылары бик кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар. Укучылар ветеран-моряклар әзерләгән “турах” солдат десертыннан авыз итеп кенә калмадылар, аны ясау буенча мастер-класс та карадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International