Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башлыгы призына хоккей буенча турнирның финал матчлары

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Кичә 2013-14 елгы яшүсмерләр командалары арасында Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башлыгы призына хоккей буенча турнирның финал матчлары узды.

Командалар "Юбилейный" боз  сарае базасында очрашты:

"Сарматы "(Оренбург) - "Соколы" (Азнакай);

"Арслан" (Бөгелмә) - "Чаллы" (Яр Чаллы);

"Корыч ябалаклар " (Чирмешән) - "Арктика" (Буа).

"Корыч ябалаклар" һәм "Арктика"командалары арасындагы матч киеренке  булды. Очрашу "Арктика" командасы файдасына 2:4 исәбе белән тәмамланды.

Барлык уеннар нәтиҗәләре буенча командалар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:

I урын - "Арктика" (Буа);

II урын "Корыч ябалаклар" (Чирмешән);

III урын "Соколы" (Азнакай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International