Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Ф.Г. Вильданов «Пушкин картасы» программасы буенча "Табигать этюдын ничек язарга" темасына акварель буяулар белән эшләү буенча "Ел фасыллары" мастер - классын үткәрә.
Фәйзулхак Габделхак улы, агачның төсе, ботаклары һәм яфраклары җир һәм күк белән гармониядә кирәкле төсмер алсын өчен, палитрада буяуларны катнаштыру кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар дөрес итеп кисточка белән ясарга өйрәтте, алар чын рәссамнар кебек зур кызыксыну белән эшләделәр.