Татарстан Республикасы прокурорының беренче урынбасары Алексей Заика 2023 елның 22 мартында Чирмешән муниципаль районы прокуратурасында гражданнарны кабул итте.
Күзәтчелек ведомствосы җитәкчесенә 12 кеше мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең төп өлеше Чирмешән авылында юлларның сыйфатына кагылды. Ике кеше Титов урамындагы ташландык бина турында сорау белән мөрәҗәгать итте, ул бернинди дә кәртәләнмәгән һәм куркыныч тудыра, шул исәптән балалар өчен дә.
Шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләү һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр килде.
Һәр мөрәҗәгать буенча Алексей Заика үз хезмәткәрләренә тикшерү үткәрергә һәм нигезләр булганда җавап чаралары күрергә кушты. Мөрәҗәгатьләрне карау күзәтчелек ведомствосында контрольгә алынды.
Чирмешән районы прокуратурасы
Н. В. Шкапина, тел. (84396) 2-23-66