Бүген Чирмешән муниципаль районының 9-11 сыйныф укучылары өчен Казан федераль университеты һәм Чаллы дәүләт педагогия университеты вәкилләре белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу оештырылды.
Югары уку йортлары вәкилләре укучыларга педагогик белгечлекләр алу шартлары һәм студент тормышы турында сөйләделәр. Район мәдәният йортында Чаллы индустриаль-педагогика колледжы директоры А.И. Морозов 9 сыйныфны тәмамлаучыларны колледжда укуның үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында таныштырды.