Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны кабул итәчәк

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

2023 елның 19 апрелендә Чирмешән муниципаль районының Чирмешән авылында Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк.

Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.

Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарылачак: ТР, Чирмешән районы, Чирмешән авылы, Шешминская урамы, 6 йорт. "Орион" яшьләр үзәге

Кабул итүгә язылу дүшәмбедән җомгага кадәр 9дан 16 сәгатькә кадәр (843)221-80-36 телефоны буенча алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International