"Сәнгать безнең тормышыбызда" дигән чара

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Бүген туган як тарихы музее хезмәткәрләре Чирмешән аграр техникумы студентлары белән "Сәнгать безнең тормышыбызда" дигән чара үткәрделәр.

Сәнгать һәм иҗат һәрвакыт кешене гомер буе озата бара.
Студентлар белән сәнгатьнең тәнгә ничек тәэсир итүе, стрессны киметүе, чынбарлыкны аңларга ярдәм итүе,  матурлыкны күрергә өйрәтүе һәм уйларга мәҗбүр итүе турында сөйләштеләр.

Яхшы кәеф алу буенча мастер-класс үткәрдек. Чирмешән районында яшәүче иҗади шәхесләр, күренекле сәнгать кешеләре турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International