Мобилизацияләнгән чирмешәнлеләргә гуманитар ярдәм

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Шушы көннәрдә безнең егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтелде.

Хәйрия ярминкәсе, хәйрия концертлары, район оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләренең ирекле иганәләре ярдәме белән соңгы ике айда 502 мең сум акча җыелган.

Бу акчага  дарулар, кием-салым, газ баллоннары, шәхси гигиена чаралары һәм башка күп нәрсәләр сатып алынган.

Шәхси эшмәкәрләр Шәйхетдинова Гүзәл Илдаровна, Латыйпов Булат Госман улы, Гайфетдинов Закария Сәйфетдин улы, Плеханов Сергей Николаевичка да ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Ярдәм  ике машина белән СВО зонасына җибәрелгән.

Чирмешән районының ваемсыз булмаган кешеләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Искәртәбез:
Акча җыю Чирмешән районы Советы бухгалтериясендә башкарыла
(Чирмешән авылы, Совет урамы, 32нче йорт, 3нче кат)


Акча күчерү өчен карта
2200 5301 5306 7913 Венера Ш.


"Орион" яшьләр үзәге дарулар, җылы кием, азык-төлек һ. б. җыю пункты итеп билгеләнде.
(Чирмешән авылы, Шешминская ур., 6 йорт)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International