«Бу безнең  биография» күргәзмәсе ачылды

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

30 мартта Чирмешән районында татар мәдәнияте атналыгы башланды. Бу вакыйга уңаеннан мемориаль үзәктә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Чирмешән районының Мактаулы гражданы Мортазин Мингусман Мирсәит улына багышланган «Бу безнең  биография» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәне ачуда Мингусман Мирсәит улының туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, Иске Кади урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, авылдашлары катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International