Чирмешән муниципаль районының яшь гаиләләренә

2023 елның 31 марты, җомга

Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетында  «Татарстан Республикасының яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү»  программасында катнашу өчен 2024 елга гаризалар кабул итү башланды. Подпрограмма ярдәмендә район халкы фатир яки йорт сатып алу өчен түләүсез субсидия ала ала.

Программада катнашуның төп шартларының берсе – гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыгы. Гаиләнең һәр әгъзасына 18 квадрат метрдан азрак торак туры килергә тиеш. Подпрограммада һәр ир белән хатынның яки тулы булмаган гаиләдә бер ата-ананың яше 35 яшьтән артмаган гаиләләр катнаша ала. Чирмешән муниципаль районы территориясендә даими яшәү урыны буенча теркәлү мәҗбүри.

Күп балалы гаиләләр өчен аерым шартлар каралган. Алар түләүне беренче чиратта алалар.

Программада катнашучыларга торак бәясенең 30-35 проценты компенсацияләнә. Түләүне яңа төзелгән фатир яки икенчел торак сатып алуга юнәлтергә мөмкин. Шулай ук дәүләт ярдәме чараларын подряд оешмасы аша йорт төзегәндә яки мохтаҗлык буенча исәпкә куелганнан соң алынган ипотека кредитын  кулланырга мөмкин.

2024 елда дәүләт ярдәме алу өчен Чирмешәннең яшь гаиләләренә район башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенә гариза бирергә кирәк.

Белешмәләр өчен Телефон: 2-23-69

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International