Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов махсус операция зонасыннан ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты.
Илнур Җамалетдинов аларга Ватанны саклаганнары өчен рәхмәтен белдерде һәм солдатларның хәрби хәрәкәтләр зонасында хезмәтнең ничек узуы һәм нинди ихтыяҗлар кичерүе белән кызыксынды. Хәрби хезмәткәрләр үзләренең һәм хезмәттәшләренең җиңү өчен генә булган карашы турында сөйләделәр. Сугышчылар Чирмешән районы халкына гуманитар ярдәмне актив җыюлары һәм китерүләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Башкарма комитет җитәкчесе мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән өстәмә ярдәм чаралары турында фикер алышты.