Татар мәдәнияте атналыгы ачылганнан соң, авыл мәдәният йортларында татар мәдәниятенә багышланган тематик чаралар башланды.
31 мартта Карамыш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре татар милли уеннары белән матур чара әзерләделәр.
Чара җырлар, биюләр һәм, әлбәттә, милли уеннар белән үрелеп барды.
"Йөзек салыш", "Түбәтәй" һәм башка күп кенә уеннар кунакларны битараф калдырмады.
2 апрельдә Туймәт мәдәният йортында татар милли ашлары көне узачак.