2023 елның 31 мартында Чирмешән лицеенда башлангыч сыйныф укучылары арасында шахмат буенча ярышлар узды. Районның 16 мәктәбеннән барлыгы 76 бала катнашты. Иң көчлеләре лицейлылар булып чыкты. Шулай ук Ивашкино, Күтәмә, Ульяновка, Карамыш, Түбән Кәминкә, Лашман мәктәпләре укучылары да яхшы чыгыш ясады. Ярышларның баш судьясы Сөнчәләев Шамил Яхия улы лицей укучыларының яхшы әзерлеген билгеләп үтте, барлык физик культура һәм башлангыч сыйныф укытучыларын әлеге спорт төрен үстерергә чакырды.