"Патриот" яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү республика үзәгендә уку җыеннары

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

 3-7 апрельдә 2023 елда Казан шәһәренең «Патриот» республика спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләр әзерләү үзәгендә 10 сыйныф егетләренең биш көнлек уку җыеннары уза.

Җыеннарда Чирмешән районының 29 егете катнаша. Җитәкчеләре - Күтәмә мәктәбенең ОБЖ укытучысы  Аютов Александр Михайлович.

Җыенның беренче көнендә, 3 апрельдә, балалар урнаштылар, камуфляж формасы алдылар. Төзелгәннән  һәм тәмле төшке аштан соң алар өчен строевой әзерлек буенча дәресләре оештырылды.

4 апрельдә укучыларга лекцияләр укылды һәм алар белән беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча практик дәресләр, автоматларны җыю һәм сүтү буенча күнегүләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International