Район авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре җыелышы

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Кичә Чирмешән районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең очрашуында сөт, ит терлекчелеге һәм эре мөгезле терлекләрне агымдагы елның беренче ике аенда симертүгә йомгак ясалды.

2023 елның 1 мартына булган мәгълүматларга караганда, 3793 баш эре мөгезле эре терлек  исәпләнә. Бу "Илхан" ҖЧҖ +134 баш, "Әккәрәй" ҖЧҖ +78 баш,"Андреевка" авыл хуҗалыгы ҖЧҖ +23 баш, "Фәтхетдинов И.И." КФХ +29 баш һәм "Якимов Н.С." КФХ +15 башка мөгезле эре терлекләрнең артуын күрсәтте.

1070,7 тонна сөт җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 95,5 тоннага күбрәк. Хуҗалыкларда иң яхшы күрсәткеч: "Илхан" ҖЧҖ +20,8 тонна, "Әккәрәй" ҖЧҖ +62,5 тонна.

2023 елның февраль ахырына тере авырлыктагы терлек җитештерү 107,9 тонна тәшкил итә. Район хуҗалыкларында 217 баш бозау үрчеме алынган.

2023 елның гыйнвар һәм февраль айларында район хуҗалыклары уртача тәүлеклек артымнары буенча үз күрсәткечләрен яхшырттылар, тәүлегенә 760 грамм тәшкил итә, узган ел белән чагыштырганда 37 грамм плюс белән.

Хисап күрсәткечләре нигезендә терлекчелек буенча өч номинация буенча рейтинг төзелде:

Сөтчелек тармагында җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр арасында:

1 нче урынны 35,3 балл җыйган  «Андреевка»  ҖЧҖ ала;

2 нче урында 30,2 балл җыйган "Илхан" ҖЧҖ;

29,7 балл белән 3 нче урынны"Әккәрәй" ҖЧҖ ала;

Сөтчелек тармагында крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында:

1 нче урынны 18,5 балл җыйган "Якимов Н.С." хуҗалыгы ала.;

2 нче урынны, 16,8 балл белән, ИП Кадермеев И. А. ала;

16,7 балл белән 3 нче урынны "Ибәтуллина Р. С." КФХ ала.

Итчелек тармагында һәм КФХ арасында сыерларны симертүдә:

1 нче урынны 14,7 балл җыйган хуҗалык «Фәтхетдинов И. И.» КФХ ала;

13,9 балл белән 2 нче урынны «Гатин Д. М.» КФХ ала;

13,4 балл белән 3 нче урынны "Гыйльметдинов И. Г. " КФХ ала.

Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре белән язгы кыр эшләренә әзерлек һәм 2023 елга планнар турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International