Бүген «Орион» яшьләр үзәгендә Чирмешән муниципаль районын үстерү буенча стратегик сессия узды. Аны «Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды» коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина – сессия модераторы үткәрде. Экспертлар булып алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, «Чирмешәнлеләр якташлыгы» иҗтимагый оешмасы рәисе Раушания Саубанова, «Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды» коммерцияле булмаган оешма хезмәткәре Айрат Сәфәргалин чыгыш ясады.
Стратегик сессиядә Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов, Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Латыйпов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов катнашты.
Эшче төркемнәрдә катнашу өчен оешма, учреждение хезмәткәрләре, район эшкуарлары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре чакырылган иде.
Барлык тәкъдимнәр һәм идеяләр Чирмешән районын үстерү буенча юл картасын эшләү өчен нигез булачак.