Чирмешән муниципаль районы башлыгының мобилизацияләнгәннәр белән очрашуы

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Кичә район мәдәният йортында Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов махсус операция зонасыннан ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты.

Район башлыгы илне һәм Татарстан Республикасын яклаган өчен хәрбиләргә рәхмәт белдерде, хәрби хәрәкәтләр зонасында солдатларның нәрсәгә мохтаҗ булуларын  белде. Хәрби хезмәткәрләр үзләре хезмәт иткән частьләрдә азык-төлек белән проблемалар юк, әмма маскировка челтәрләренә ихтыяҗ бар, шулай ук батареялар, кулъяулыклар, зур дымлы салфеткалар, газ баллоннары кирәк, дигән мәгълүмат белән уртаклаштылар.

Чирмешән районы башлыгы башкарма комитет җитәкчесе Илнур Җамалетдинов һәм хәрбиләр белән берлектә мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International