«Безнең йорт - безнең яклаучы» проектын гамәлгә ашыру

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Икенче Чирмешән мәктәбенең бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары өчен гаилә үзәге директоры Диләрә Ханова «Безнең йорт - безнең яклаучы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында гаилә кыйммәтләре темасына практикум үткәрде.


Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, психологик күнегүләр ясадылар, ата-аналар, гаиләнең калган әгъзалары һәм яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрне ничек яхшырту турында уйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International