Чирмешән муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров килде.
Беренче чиратта, урман хуҗалыгы министры урынбасары Татарстан Республикасының «Чирмешән урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе, «Лесовичок» мәктәп урманчылыгы питомнигы һәм «Дары леса» кибете белән танышты.
Очрашу Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре катнашында киңәшмә белән дәвам итте.
Урманчылык җитәкчесе Алмаз Мутыгуллин үз докладында 2022 елдагы эш нәтиҗәләре, урман янгыннарын кисәтү буенча үткәрелгән чаралар турында хәбәр итте.
Киңәшмә ахырында министр урынбасары Рәис Гомәров янгын куркынычлы вәзгыятьен мониторинглау һәм халык арасында урман янгыннары кисәтү буенча агитациясен алып бару хакында киңәшләр бирде.