Җиңү көне алдыннан чирмешәнлеләр мемориаль үзәккә туганнарының язмышын ачыклау өчен киләләр. Яландаев Николай Алексеевич Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган бабасын эзләп мөрәҗәгать итте. Музей хезмәткәрләре солдатның һәлак булган урынын һәм датасын табарга ярдәм иткәннәр.