Чирмешәндә "Нечкәбил-2023" ана һәм гаилә матурлыгы республика конкурсының зона этабы узды

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында «Ныклы гаилә» федераль партия проекты һәм «Татарстан-ныклы гаиләләр территориясе» республика акциясе кысаларында «Нечкебил-2023» конкурсының зона фестивале узды.

«Нечкәбил-2023» ел саен  республиканың төрле районнарыннан Татарстанның күп милләт вәкилләрен җыя.

«Нечкәбил-2023» конкурсының зона этабында сигез гаилә катнашты. 

Һәр гаилә  гореф-гадәтләре, гаилә кыйммәтләре һәм җәмгыятьтә хатын-кыз-ананың роле турында презентация тәкъдим итте.

Чирмешән районы данын Латыповлар гаиләсе яклады.

Зона этабында катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Шуннан соң жюри әгъзалары һәр гаилә белән аерым-аерым сөйләштеләр. Җиңүчеләр барлык зона этапларыннан соң билгеле булачак.

Зона фестивальләрендә җиңүчеләр 16 сентябрьдә Казанда узачак зур, якты төсле Республика гаилә фестивалендә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International