Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Россиядә 8 июльдә  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.  

Бүген бу бәйрәм хөрмәтенә 7 июльдә Яшьләр мәйданчыгында бәйрәм чарасы узды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары  Надежда Гомәрова, район инвалидлар җәмгыяте рәисе ярдәмчесе Ирина Митяеваның сәламләү сүзләреннән башланды.

Шулай ук котлау сүзе белән мәдәният бүлеге начальнигы  Наталья Иляева чыгыш ясады.

Бу бәйрәм көнендә Туймәт авылыннан Сагировлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган программа җырлар һәм биюләр, уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды.

Теләге булганнар мемориаль үзәк каршында оештырылган мультфильмны карый алдылар.

Һәм, әлбәттә, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне хөрмәтенә коляскалар парады узды, анда катнашучылар тамашачыларга иң креатив, иң гадәти булмаган, һәм оригиналь коляскалар һәм самокатлар тәкъдим иттеләр. Парадта катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм кичәсе авыл җирлекләренең җомга концерты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International