Ивашкино авылында яшәүче Иванова Нина Николаевнаны юбилее белән Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Надежда Гумерова һәм социаль яклау бүлеге консультанты Елена Кочина котладылар. Алар юбилярга район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау хаты һәм истәлек бүләге тапшырдылар. Нина Николаевнаны Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Федор Андреев котлады һәм бүләк тапшырды.
Нина Николаевна кунакларга бүләкләр һәм игътибар өчен рәхмәт белдерде.