Күп гасырлар дәвамында кешеләр чөкәләр белән янәшә яши. Бу бөҗәкләр шулхәтле киң таралган ки, халык инде аларның борчыткыч шыгырдавына да, начар тешләвенә дә гадәтләнгән. Ләкин саклыкны югалтырга ярамый: кайвакыт чөкәләр бик зыянсыз түгел, хәтта куркыныч диярлек. Алар нинди авырулар тарата алуы турында без әлеге мәкаләдә сөйләшербез.
Күрәсең, иң еш кына чөкәләргә малярия аркасында начар мөнәсәбәт барлыкка килә. Бу тормыш өчен куркыныч авыру, ул Anopheles ыругындагы зарарланган чөкә-таратучыларның тешләве аша күчә. Авыруны Plasmodium гаиләлеге паразитлары китереп чыгара, аларның бары тик биш төре генә куркыныч, иң хәвефлеләре — P. falciparum һәм P. vivax.
Маляриянең беренче билгеләре – гәүдә температурасының күтәрелүе, баш авыртуы һәм калтырау – гадәттә зарарланган чөкә тешләгәннән соң 10–15 көн үткәч барлыкка килә, ләкин инкубацион чор берничә айга да сузылырга мөмкин.
Беренче симптомнар бик көчсез булып күренгәнгә күрә, малярияне диагностикалау кыен. Әгәр беренче 24 сәгать эчендә дәвалау башланмаса, P. falciparum маляриясе авыр формага күчә ала, ул еш кына үлем белән тәмамлана.
Африка, Һиндстан, Шри-Ланка, Бразилия, Вьетнам һәм Колумбия буйлап сәяхәт итүче туристлар иң югары куркыныч астында. Шуңа күрә сәфәр алдыннан сәяхәтчеләргә химиопрофилактика курсын узарга тәкъдим итәләр, бу малярия инфекциясенең кандагы стадиясен басып, шул рәвешле авыруның үсешен булдырмый.
Малярия профилактикалана да, дәвалана да ала, иң мөһиме — вакытында башларга!
Сары бизгәк (желтая лихорадка), малярия кебек кешеләрне шулкадәр куркытмаса да, аннан ким хәвефле түгел. Ул Африканың һәм Американың тропик районнарында очрый, Россиядә исә китерелгән (завозные) очраклары теркәлә.
Сары бизгәкнең беренче билгеләре инфекция йоктырганнан соң 3–6 көн үткәч күренә. Беренче стадиягә югары температура, мускул һәм баш авыртуы, калтырау, ашказаныннан килү, йөрәк болгавы һәм косу характерлы. 3–4 көннән соң күп кенә пациентларның халәте яхшыра һәм симптомнар югала.
Кайбер очракларда авыру "токсик" стадиягә күчә: температура яңадан күтәрелә, саргаю (желтуха) һәм кан китүләр үсеш ала. Авыруның токсик стадиясенә чыккан пациентларның 50% тирәсе 10–14 көн эчендә үлә.
Сары бизгәктән махсус дәвалау юк. Ләкин вакцина бар, аны эндемик районнарга сәяхәт кылучыларга һәм анда яшәүчеләргә ясатырга киңәш ителә.
Махсус дәвалау әлегә юк булган тагын бер инфекция — бу Зика бизгәге. Авыруның төп таратучылары — Aedes ыругындагы чөкәләр, алар көндез тешли.
Авыру симптомнары, сары бизгәктәге кебек үк, гадәттә көчсез белдерелгән һәм 2–7 көн дәвам итә. Гомуми хәлсезлек һәм югары температура фонында сыпь (бөртекле энҗе), конъюнктивит, мускулларда һәм буыннарда авыртулар барлыкка килә.
Бөтендөнья сәламәтлек оешмасының хәзерге статистикасы буенча, зарарланган өлкәннәрнең биштән дүрте тирәсе җитди хәлсезлекләр кичерми.
Кайбер очракларда Зика бизгәге сирәк аутоиммун авыру — Гийен-Барре синдромының үсешенә китерә. Бу синдром аяк-кулларның өлешчә параличы белән сыйфатлана, ул берничә сәгать эчендә кулларга, ә аннары тәннең башка мускулларына тарала. Төп куркыныч — паралич сулыш органнарына кагылырга мөмкин, бу очракта кеше сулыш җитмәүдән үлә ала. Кайвакыт паралич гомергә саклана.
Зика бизгәге иң куркынычы — ул йөкле хатыннар өчен бик хәвефле, балаларның микроцефалия һәм башка туганлык кимчелекләре (Зика вирусы китереп чыгарган тумыштан синдром) белән тууларына сәбәп була ала.
Зика вирус инфекциясе шулай ук йөклекнең башка өзлегүләре, шул исәптән вакытыннан алда бала табу һәм иртә төшүләр белән дә бәйләнгән.
Дирофилляриоз — Aedes, Culex һәм Anopheles чөкәләре аша таралучы тагын бер паразитар авыру.
Бу тукыма гельминтозы, ул тәннең төрле өлешләренең астындагы тукымада (подкожный клетчатка), лайлалы тышчаларда һәм конъюнктивада үсә, аңа акрын үсеш һәм озакка сузылган хроник барыш хас.
Дирофилляриоз Казакъстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Гөрҗистан, Әрмәнстан, Украина, Беларусь һәм Россиянең кайбер төбәкләре халкы арасында таралган.
Авыру кечкенә тыгызлану (уплотнение) белән башлана. Тиренең астында ышанычлы яшеренгән личинка үсә һәм зур була.
Бу паразитның төп үзенчәлеге — аның миграцияләү сәләте. Мәсәлән, 24 сәгать эчендә нематода личинкасы 30 сантиметрга кадәр ераклыкны үтә ала.
Гадәттә дирофилляриоз авырту тойгылары белән бармый. Шулай да, күп пациентлар тире астында берәр әйбер шуышканнан шикаять итәләр. Тыгызлануны еш кына яман шеш, липома яки киста дип ялгыш диагнозлыйлар. Паразит этиологиясен операция вакытында гына ачыклыйлар.
Малярия, сары бизгәк, Зика бизгәге, дирофилляриоз — бу чөкәләр аша таралучы авыруларның тулы булмаган исәбе. Сирәк очраклардан кала, мондый авыруларның махсус дәвалавы һәм профилактикасы табылмаган, шуңа күрә махсус булмаган профилактика чараларын үтәү бик мөһим: чөкәләр белән көрәшергә — инсектицидлар, чөки челтәрләре (москитные сетки), электрофумигаторлар кулланырга.