5 октябрьдә Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бәйрәм белән тәрбиячеләрне, педагогларны, ветераннарны котладылар.
Котлау сүзе белән Чирмешән муниципаль районы башлыгы Айбатов Рамил Тәлгать улы, ТР Дәүләт Советы депутаты Рыбакова Людмила Николаевна, ТР Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Җамалетдинов Илнур Миңсәгыйт улы, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Моксинова Ләйләгөл Вәгыйз кызы, район мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Захарова Валентина Витальевна, мәгариф бүлеге начальнигы Маркова Ольга Владимировна чыгыш ясады.
Шулай ук район педагогларына бүләкләр тапшырылды.
Сәхнәдә район мәдәният йорты артистлары Әминә Галимова, Ринат Гарифуллин, «Самант» вокаль ансамбле, Салават Закиров, балалар сәнгать мәктәбе педагогларының вокаль ансамбле, Динара Хәмитова, «Бәхетле балачак» хореография коллективы чыгыш ясады.
Бәйрәм чарасы укытучылар гимны белән тәмамланды.