ТР Чирмешән муниципаль районының Яңа Элмәле авылында "Ак бакча - хәтер бакчасы" дигән агач утырту акциясе узды

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

16 октябрьдә Чирмешән муниципаль районының Яңа Элмәле авылында  "Ак бакча - хәтер бакчасы" дигән агач утырту акциясе узды.

Акция кысаларында Порфирий Афанасьевның йорт-музее янындагы бакчага 99 алма агачы утыртылды.

Акциядә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Айбатов Рамил Тәлгать улы да катнашты.

"Ак бакча - хәтер бакчасы" акциясендә Рамазан Тумановның оныгы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Иҗтимагый палатасының Мәдәният һәм яшьләр сәясәте, ТРның интеллектуаль потенциалын үстерү комиссиясендә әгъзасы, «Созвездие-Йолдызлык» ТР яшьләр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе, «Созвездие-Йолдызлык " республика фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Кырым Республикасы мәдәният министры киңәшчесе Дмитрий Александрович Туманов катнашты. Ул Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатовка шундый масштаблы проектны тормышка ашырганы өчен рәхмәт белдерде һәм бакчаның гашыйклар очрашу урыны булуын теләде.

Өч сортлы 99 төп алма агачын утырту тантанасында генерал-майор, Россия Федерациясе Үзәк хәрби округының Татарстан Республикасы буенча баш инспекторы Анатолий Петрович Молоствов, махсус хәрби операциядә катнашучылар, авылда яшәүче Вячеслав Архипович Улаев, район ветераннар советы рәисе Миләүшә Тауфик кызы Батыршина, Чирмешән урманчылыгы хезмәткәрләре, клуб хезмәткәрләре һәм Чирмешән районы халкы катнашты.

Бәйрәм чарасы район мәдәният йорты, авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары хезмәткәрләре оештырган концерт программасы белән дәвам итте.

Чарада катнашучыларны кайнар чәй һәм уха белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International