19 октябрьдә Чирмешән лицеенда ата - аналар комитеты рәисләре, кызыксынучы ата-аналар һәм педагоглар өчен «Мәктәп - иминлек территориясе» район форумы узды. Форум мәктәптә генә түгел, гаиләдә дә балаларның иминлеген тәэмин итү чараларын пропагандалауга юнәлдерелгән.