Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Ландыш” балалар бакчасы каршындагы күчмә әдәбият бирү пунктында булдылар

2023 елның 27 октябре, җомга

Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Ландыш” балалар бакчасы каршындагы күчмә әдәбият бирү пунктында булдылар һәм “Татарстан халыкларының чәчәк атуы” танып-белү-уен программасы үткәрделәр. Китапханәче туган як халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, бөтен буыннарның һәрвакыт яраткан уеннары турында сөйләде. Балаларга «Алтын капка», «Тимербай», «Тухью киү», «Чүлмәкләргә» милли уеннарында уйнарга тәкъдим ителде. Чара азагында китапханәчеләр балаларны яңа, төсле китаплар белән таныштырдылар, балалар​ничек китапханә укучылары булу турында да белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International