Халыклар бердәмлеге көненә багышланган шахмат турниры

2023 елның 3 ноябре, җомга

"Орион" яшьләр үзәгендә  Халыклар бердәмлеге көненә багышланган шахмат турниры узды.

Ярышлар швейцария системасы буенча уздырыла. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында, 1-4, 5-8, 9-11 сыйныф укучылары арасында бүленде. Иң яхшы уенчылар иң күп тупланган балл буенча билгеләнде (җиңү өчен  - 1 балл, ничья булганда - 0,5 балл)
Ярышларның баш судьясы - Сөнчәлиев Шамил Яхия улы.

Призлы урыннар алган барлык катнашучыларга грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Беренче урынны алучылар:
1-4 сыйныфлар: Сафина Алисә (лицей) һәм Рыбкин Егор (Ульяновск мәктәбе)
5-8 сыйныфлар: Шәрифуллина Азалия (Чирмешән лицее) һәм Мөхәммәтшин Искәндәр (Чирмешән лицее)
9-11 сыйныфлар: Миневалиева Илсөяр (Ульяновка мәктәбе) һәм Моксинов Данияр (Чирмешән лицее)
хатын-кызлар арасында: Батыршина Миләүшә (Чирмешән)
ир-атлар арасында: Меркулов Иван (Чирмешән)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International