Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башлыгы кубогына Галимов Ильяс Самат улы истәлегенә көрәш буенча турнир

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Чирмешән районында мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында, көрәш буенча дөнья чемпионы, сигез тапкыр Россия чемпионы Галимов Ильяс Самат улы истәлегенә багышланган Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башлыгы кубогына көрәш буенча ярыш узды.

Тантаналы ачылышта башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатовның сәламләү сүзләрен җиткерде һәм катнашучыларга җиңүләр теләде. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ольга Галиева катнашучыларга дөнья чемпионы, сигез тапкыр Россия чемпионы Галимов Ильяс Самат улы тормышы белән таныштырды, шулай ук ярышларның төп максаты – Ильяс Галимов истәлеген мәңгеләштерү турында сөйләде.

Ярышлар республика күләмендә узды, чөнки анда Чирмешән, Әлмәт, Баулы, Минзәлә, Ленинагорск, Нурлат, Азнакай, Аксубай, Сарман, Тукай районнарыннан һәм Оренбург өлкәсеннән 213 егет катнашты.

Ярышларда Әлмәт районы командасы җиңде. Икенче урынны Баулы районы вәкилләре алды, бронза - Минзәлә спортчыларында. Чирмешәннән Адельшин Раян һәм Мисбахов Әмир 4 урынны яуладылар һәм "Җиңүгә ихтыяр өчен" призына ия булдылар.

Ярышларны оештыруда Ильяс Галимовның авылдашлары катнашты. Алар иганәчелек ярдәме күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International