Бүген, 2023 елның 9 ноябрендә, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов район учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык планерка үткәрде.
Мәгълүмат белән чыгыш ясадылар:
1. Районда бер атна эчендә оператив хәл турында:
Фассахов Илгизәр Айрат улы - Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе штабының өлкән инспекторы, эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты.
2. Районда янгыннар буенча оператив хәл хакында:
Яруллин Фәрит Фәрхәт улы - Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең 11 нче янгын-коткару отрядының 135 нче янгын-коткару часте начальнигы.
3. Шәхси сектордан сөт җыю һәм тапшыру турында. Көнбагыш җыю һәм районда туфрак эшкәртү.
Гатауллин Ильяс Нәгыйм улы - районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
4. 2023 елның 8 ноябренә салымнар буенча бурычлар турында мәгълүмат.
Гатин Шәүкәт Фатыйх улы - районның финанс-бюджет палатасы рәисе.
5. Район мәгариф учреждениеләренең ике атналык эшчәнлеге турында.
Маркова Ольга Владимировна - район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы.
6. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге учреждениеләренең эше турында.
Галиева Ольга Николаевна - район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы.
7.Ульяновка авыл мәдәният йорты эше турында.
Статина Елена Валентиновна Ульяновка авыл мәдәният йорты мөдире.
8. Агымдагы елда башкарылган эшләр турында.
Мөктасимов Нәкыйп Вәлиҗан улы - Иске Кади авыл җирлеге башлыгы.