Чирмешән районында "Никрутлар көне" узды

2023 елның 10 ноябре, җомга

⁣Чара Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Чирмешән муниципаль районы дәүләт флагларын чыгарудан һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын тыңлаудан башланды.
⁣Чакырылучыларны Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген махсус хәрби операция зонасында булган чирмешәнлеләр бер гаилә кебек торалар, бер-берсенә ярдәм итәләр. Район башлыгы һәр хәрби хезмәткә чакырылучыга истәлекле бүләкләр тапшырды һәм егетләргә сәламәтлек, ә ата - аналарга сабырлык теләде.
⁣Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дамир Гайнуллин булачак солдатларны хәрби бурычларны үтәгәндә дисциплина, Россия Федерациясе Кораллы көчләренең гомумхәрби уставларын һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә чакырды. Котлауларга һәм үгет-нәсыйхәтләргә Чирмешән районы руханилары Александр ата һәм Минсәгыйр хәзрәт кушылды.
⁣Чара Яңа Разукова, Зилия Минханова, Динара Хәмитова һәм Ринат Гарифуллинның күңелгә үтеп керерлек музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды.
⁣Бүген иртән Чирмешән хәрби комиссариатының җыю пунктыннан 17 хәрби хезмәткә чакырылучы Казан шәһәренә юл тотты, Аннан алар Россия Кораллы Көчләре сафларына бүленәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International