Балалар сәнгать мәктәбенең күргәзмә залында "Көзге фантазия" дип аталган балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды.
Көзге рәсемнәр төрле, чөнки балалар идеяләре һәм фантазияләре дә төрле.
Көз - елның матур вакыты. Көз җитү белән барысы да үзгәрә, рәссам табигатьне бөтен төсләр гаммасы белән бизәгән кебек, дөнья яктырак һәм төслерәк була! Агачлар буйсынып көз көне аның патшасы каршында баш ияләр һәм һәр җирдә алтын яфракларын җәя башлыйлар. Укытучылар табигатькә сакчыл караш тәрбиялиләр, балаларда танып белү кызыксынуын киңәйтәләр, иҗади сәләтләр һәм фантазия үстерәләр. Укучылар төрле сюжетлар төзергә тырышалар, көзне, аның төсләрен сурәтләүнең төрле ысулларын сайлыйлар.
Сезнең игътибарга безнең күргәзмәне тәкъдим итәбез!