Ростехнадзорның Идел буе идарәсе районның җылылык белән тәэмин итүче оешмаларының әзерлеген тикшерде

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе Чирмешән муниципаль районының җылылык белән тәэмин итүче Мәгариф һәм мәдәният оешмаларының, шулай ук башка җылылык энергиясен кулланучыларның 2023-2024 еллар җылыту чорына әзерлеген тикшерде.

Норматив документациядәге искәрмәләр кыска вакыт эчендә төзәтелде. Ачыкланган искәрмәләрне бетергәннән соң Ростехнадзор Чирмешән муниципаль районына 2023-2024 елларның җылыту чорына әзерлек паспорты бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International