Чирмешән районында «Азеево-Черемшан-Шентала» автомобиль юлында Олы Чирмешән елгасы аша күпер ачылу тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Хәнифов Фәрит Мөдәррис улы чирмешәнлеләрне күптән көтелгән вакыйга белән котлады.
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм оештыру һәм төзелеш эшчәнлегендә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук Рамил Тәлгать улы Чирмешән районы халкына сабырлыклары, хәлне аңлаулары өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да күпернең рәсми ачылышы белән котлады.