Кара Чишмә авылында яшәүче Габдрашит Гомәр улы Әхмәдиевка 95 яшь тулды

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов Габдерәшит Гомәр улына Россия Президенты Владимир Владимирович Путин исеменнән котлау  ирештерде, шулай ук Рамил Тәлгать улы  юбилярга сәламәтлек, иминлек теләде һәм бүләк тапшырды.

Габдерәшит Гомәр улын Чирмешән муниципаль районының  социаль яклау бүлеге башлыгы Әхмәдуллина Рушания Солтан кызы, район ветераннар советы оешмасы рәисе Миләүшә Тауфик кызы Батыршина һәм Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Халиков Рәдиф Равгат улы котладылар.

Әтиләрен, бабаларын туган көне белән котларга берничә буын балалар җыелган һәм Әхмәдиевларның уңайлы йорты балалар көлүе һәм бәйрәм мәшәкате белән тулды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел җәй юбилярның хатыны Фатыйма Шәйхетдин кызы Әхмәдиевага да 95 яшь тулды. Ир белән хатын 69 ел бергә яшәгәннәрен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International