Иске Үтәмеш авылында Бишкизләү елгасы аша  күпер ачылды

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Көчле давылдан соң күпер ныклыгын югалта һәм авария хәлендә дип танылды. Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Чирмешән районы Советы һәм башкарма комитеты ярдәмендә быел яңа күпер төзелде. Подрядчы оешма «Мостовик» ҖЧҖ күперне капиталь төзү буенча масштаблы эшне сыйфатлы һәм кыска вакыт эчендә башкарды.

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов әлеге шатлыклы вакыйга белән Иске Үтәмеш авылында яшәүчеләрне котлады һәм яңа күпернең күп еллар хезмәт итүен теләде. Котлауларга "Мостовик" ҖЧҖ директоры урынбасары Гервасьев Андрей Петрович һәм Иске Утәмеш авыл җирлеге башлыгы Мингулов Рафис Садыйр улы кушылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International