Туган як тарихы музеенда «Пушкин картасы» проекты кысаларында агач остасы Гамиров Сәлимҗан «Әнигә бүләк» темасына мастер-классын үткәрде.
Анда укучылар, Пушкин картасы ияләре катнаша. Мастер-класс «Әниләр көне» бәйрәме алдыннан уздырылды. Балалар әниләренә агачтан бүләкләр ясадылар, һәркайсы фантазия күрсәтте, үз эшләнмәсенә җан җылысын һәм мәхәббәтен салды.